Замечательные люди села

Авылның данлыклы кешеләре

Сибагатуллин Л. С. – Советлар Союзы Герое.

Абзалов Р. А. – озак еллар колхоз председателе булып эшләп, авылның, колхозның данын бөтен Россиягә таратты. Авылыбызны күтәрде, төзеде, матурлады, ныгытты. “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнде.

Абзалова Р. А. – үзе теләп хатын – кызлардан Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашыбыз. Күп медальләр белән бүләкләнгән. Кавказ, Гомель өчен барган сугышларда шофер булып хезмәт итә, көчле ут астында солдатларга снарядлар ташый.

Айсин М. – “Почет билгесе” ордены алды.

Амисартынов Г. -  “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

Атнабаев Нәзир мулла – авылның тегермәнен салдыручы. Авыл халкы озак гасырлар буенча шушы тегермәндә он тарттырып тамагын туйдырган hәм муллага рәхмәтләр укыган. 40-нчы елларда шул тегермән нигезендә беренче электр станциясе салына.

Вахитова Л. - ВДНХ көмеш медале белән бүләкләнде.

Вәлиева Т. М. – “За достигнутые успехи в развитии народного хозяйства СССР”, “За преобразование Нечерноземья” медальләренә лаек булды.

Вәлиева С. Х. – беренче хатын-кыз тракторчы. Унике ел шушы “тимер атта” эшли.

Габделбәров А. Г. – “За трудовое отличие” медале.

Гимранова Ф. Ф. – сугыш hәм педагогик хезмәт ветераны. Тарихчы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Авыл тарихын өйрәнүгә күп көч куйды.

Зарыев Д. Х. – “За заслуги перед Отечеством” медаленә лаек булдылар.

Зарыева Р. А. – “За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения” медале белән бүләкләнде.

Нәҗипова Б. – ВДНХ көмеш медале белән бүләкләнде.

Рахметов М. Л. – гражданнар сугышында катнашучы, комсомол оешмасы төзүче, беренче коммунист.

Рахметова Ф. – “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

Сабирзянов Н. Ш. – “За заслуги в культуре” билгесе.

Хакимова А. – “Хезмәт уңышлары өчен” медале алды.

Харасов М. К. – “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

Хатмуллин Т. К. – 14 яшьтән тормышын колхоз белән бәйли hәм лаеклы ялга чыкканчы нинди генә эшләр башкармый: бригадир, агроном, колхоз председателе, авыл советы председателе. “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде.

Шайхаттаров Ф. – “Хезмәт уңышлары өчен”, “За преобразование Нечерноземья” медальләренә лаек булды.

Шәймиев А. - ВДНХ көмеш медале белән бүләкләнде.

Ярова Р. Е. - “За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения” медале белән бүләкләнде.

Абдуллин Н. Н., Габделбәрова Р. Н., Гимранова Ф. Ф., Гимранов А. Г., Закирова Л. Т., Магасумова Ф. С., Фатавыева Р. Н., Хатипова Р. Г., Хатмуллина Г. Н., Хатмуллина Х. М., Хөсәинова Г. М. -  мәгариф отличниклары.

 

Site Map | Printable View | © 2008 - 2019 Чайкинская библиотека Уинского района Пермского края | Powered by mojoPortal | HTML 5 | CSS | Design by arcsin