Чайкинские легенды

                                                      Чәйкә легендалары

Чәйкә легендалары туган якны өйрәнү буенча күп хезмәтләр куйган Алия апа Нәҗипованың дәфтәреннән алынды.

                                                      Аспа тау турында легенда.

 Аспа бабайның ике кызы була. Икесе дә чибәрләр, уңганнар булганнар. Ә иң кечкенәсе, төпчек кызы аеруча гүзәл, ыспай, ике күзе- төнбоек гөле, буй- сыны зифа камышлардай төз; сылу гәүдә һәрчак хәрәкәттә. Җәй җитсә, күбәләкләр белән серләшә, көзләрен аларны ерак юлларга озата да, кыш буе кире кайтуларын сагынып көтә.

Бер көн килеп, уйламаганда-көтмәгәндә иркен болында ул бер егетне очрата. Егет тә чибәр, гайрәтле.Ул Занурның 7 нче улы. Беренче караштан ук һәр икесенең дә күңелләрендә нәрсәдер уяна. Очрашулар кабатлана, бер-берсенә карата булган җылылык та үсә-үсә мәхәббәт бөресе булып үсә башлый. Икесе дә шулай балачактан чыгып киләләр. Бу очрашуларның, бу җәйләрнең чиге булмас кебек. Ләкин бу мәхәббәткә дә җимерелү куркынычы туа.

  Аспа бабай кызларының уңганлыгы, чибәрлеге турындагы хәбәр якын тирәгә генә түгел, әллә кайларга таралып өлгерә. Нәкъ менә шушы хәбәр Аспа бабай күршесе Биектүбә картның тынычлыгын ала. Күршесенең төпчек кызына өйләнәсе килү теләге көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Кыз сорап аңа барыргамы, әллә бармаскамы? Башына төрле каршылыклы уйлар килә: “Мин бит кызның әтисенә кордашмын, бергә егет булып йөрдек, бер вакыттарак өйләндек, хатыннарыбыз да бакыйлыкка күчтеләр, шулай булгач ничек инде аның кызын, җитмәсә иң төпчеген, сорап сүз катарга”,- дип үз алдына сөйләнә ул, аркасын җылы миченә терәп: ”Ә менә күбрәк мәһәр вәгъдә итсәң, картның каршылыгын сындырырга булыр иде”, дип бер тора, бер ята. Биектүбә күршесе Аспа бабайның мал җыярга, байлык тупларга яратуын, саран, комсыз һәм усал булуын исәпкә алып тәвәккәлләргә була. Аспа бабай белән Биектүбә карт чыннан да уртак тел табып, кызын бирергә булып килешү ясап та куялар. Аспа бабайның ризалыгын алгач, Биектүбә туй хәстәренә керешә. Бу ямьсез хәбәр өйдәгеләрне хафага сала, Занур бабай гаиләсенә дә ишетелә. Аспа бабайның өлкән кызы Аспа елгасы hәм hәр ике кызның баккычы Ирин елгасы киңәшәләр-киңәшәләр дә, кызны өйдән качырырга дигән карарга киләләр. Кыз үзе дә аларның фикере белән килешә hәм бер көн ул өйдән качып китә. Нәннәсе Ирин елгасы кызга Занурга алып баручы кыска юл булуын да аңлата, күрсәтә.

      Кызының өйдән качып киткәнең әтисе сизенә. Усал эте-Аспа борынчыкны бәйдән ычкындыра  hәм  кызын кире борып алып кайтырга дип әмер бирә, ләкин Аспа бабай да, аның усал эте Аспа борынчык та кыска юл булуын белмиләр. Озын урау юлдан элдерә борынчык hәм кызны күреп кала. Бөтен көчен, егәрен туплап кыз йөгерә, эт тә якынлашып килә. Тәмам хәлсезләнгән кыз менә бетәм, менә авам, менә егылам, менә эт өзгәли дигәндә, каршысына баштан аяк коралланган җиде улын ияртеп Занур бабай килеп чыкмасынмы? Кыз Занур төпчегенең кайнар кочагына атыла. Аспа борынчык хуҗасының әмерен үти алмавына үртәлеп койрыгын косып, кызыл телен асып кире кайтып китергә мәҗбүр була. Аспа бабайның кече кызы белән Занур бабайның төпчек улына матур итеп туй ясыйлар, тигез тормыш корып бүген дә яшәп яталар. Шул көннән башлап Аспа бабайның кече кызын халык Качкантау дип атап йөртә. Качкантау итәгендә шундый ук исеме төнбоеклы, камышлы күле дә бар иде. Тик аны Таңатар белән икесен бергә үтерделәр. Кемнәр дисезме? Үзебезнең үк авылдашлар.                 

Бер авылдашыбыз җиребезгә гимн – мәдхия җырласа, икенчеләренең шундый гүзәллекне җимереп корытырга куллары күтәрелде. Гади халык күңеленнән иңрәп сыкранды гына, чөнки Аяз Гыйләҗев әйтмешли, балта коммунистлар кулында иде шул.

Ә хәзер билгесез авылдашыбызның бу легенданың географик төшенчәләрнең төгәл итеп сурәтли белүен карыйк. Чайка халкы тау башында яшәп сусыз интекмәсен дигән сыман Аспа тау беткән җирдән Ирин елгасы агу юнәлешен кинәт үзгәртеп, авылга  кагылып үтә, авылның икенче башыннан ук тагын юнәлешен кинәт үзгәртеп,тагын шул Аспа тавына омтыла, ләкин барып җитәлми,ярты чакрым гына ара калдырып алга таба юлын дәвам иттерә. Качкантауга күрсәтелгән иң кыска юл шул була инде. Тауның килә торгач өзелеп калган урынын халык Аспа борынчык дип атый иде, автор эт итеп шул атаманы файдаланган, озын, урау юл дигәне, Ириннең авыга тиеп узган элмәге була,аның озынлыгы 4 км.

                                                             ИЗГЕ БАБАЙ

      Авыл кырындагы ялгыз йортта гомер кичерүче Әкмәл бабай үлеп китә.Күптән килгән гадәт буенча,бездә мәетне бер генә минутка да ялгыз калдырмыйлар, кырында кемдер булырга тиеш. Бу очракта да бабайның кәрдәшләре аның ярлы гына өендә мәрхүмне иртәнгесе көндә җирләү хәстәре турында сөйләшеп утырганда, өйгә таныш булмаган, җылы толыпларга тәренгән таза өч ир килеп керә. Керәләр дә: “Әссәламегаләйкүм!” – дип сәлам бирәләр. Сәламгә җавап алгач: “Мәрхүмне үз көчегез белән генә җирли алырсызмы?” – дип сорыйлар. Уңай җавап алгач, ничек тавышсыз гына килеп керсәләр, шулай сүзсез – тавышсыз гына чыгып та китәләр.

            Таң атуга, авылның ирләре, көрәкләр тотып, каберлеккә килә. Мәңгелек йортның урынын да билгелиләр. Ни гаҗәп: кышкы туң җиргә көрәкләр үзеннән – үзе бата, үзеннән – үзе туфрак читкә ыргытыла. Илаhи көч белән кабер шулай бик ансат казыла. Инде мәрхүмнең кәфенләнгән гәүдәсен ләхеткә дә куялар. Туфрак белән күмәсе генә кала.

            Көтмәгәндә болыттай ябырылып бабайның кабере янына күгәрченнәр килеп төшә. Томшыкларына туфрак кабалар да кабергә ташыйлар. Авылдашларына ирек куймыча, күгәрченнәр күмә каберне. Әкмәл бабай менә шундый могҗизалар белән китә фани дөньядан.

            Бу халдән шаккаткан ирләр сүзсез генә өйләренә таралыша. hәркайсының башында бер фикер: Әкмәл бабай изге җаннардан булган икән.

Бу вакыйга риваять рәвешен алып, буыннан-буынга күчеп килгән. Безнең көннәрдә инде ул онытылып та бара икән. Мин аны Мөхәммәтрәхим абый Габдрәхимовтан язып алдым, аңа карт әтисе Хазыйхан бабай сөйләгән, аңа әтисе Латыйф бабай сөйләгән булган. Хәзер Әкмәл бабай йорты урынында Фатыйхов Нафик яши.

Site Map | Printable View | © 2008 - 2019 Чайкинская библиотека Уинского района Пермского края | Powered by mojoPortal | HTML 5 | CSS | Design by arcsin