История села

                                                   

Село Чайка находится на правом берегу Ирени (Приток Сылвы), в среднем течении. Первые жители (татары-кочевники) на берегах Ирени, в районе Чайки, появились более 300 лет назад. Здесь были построены юрты татар Тогизбая Коробаева, Тайгулды Терегулова на Ирени, Аккилдеева на речке Суда и остяка (ханта) Егитова с братьями на реке Малый Телес. Вотчина Аккильдеевых простиралась на громадной территории Уинского района и включала в себя Сарсинскую вотчину в Октябрьском районе. Братья Егитовы занимали угодья вдоль реки Малый Телес. Первые жители, появившиеся на берегах Ирени, Суды и Телеса, положили в дальнейшем начало будущих татарских селений.

Название Чайка произошло оттого, что вблизи деревни, на лугах, раньше было много озер, в которых водились чайки (водоплавающие птицы с короткими  ногами и густым оперением). По названию этих птиц и получили деревни, стоящие по обоим берегам Ирени. Название Чайка (на правом берегу), Малая Чайка (на левом берегу).

Старожилы рассказывают, будто бы деревня Чайка названа по имени первого основателя татарина Чайки.

До прихода русских татар вели кочевой и полукочевой образ жизни. Жили они по берегам рек малым улусами. Все громадное пространство земли, прилегающее к улусам, считали своей собственностью.

Все первые жители Чайки были приписаны к Карьевскому улусу, а когда выросло селение – они входили в Карьевскую четверть Кунгурского уезда. 160 лет Чайка входила в состав Иштеряковской волости (центр Бикбаи) Осинского уезда.

                                                                                                                   М. Игошев  

Чәйкә авылы тарихы

            Пермь краеның көньягында, Уин районының төньяк-көнчыгышында, биек булмаган Урал тау итәгендә, боргаланып аккан Ирин елгасының киң тугаенда, сихри табигать кочагында Чәйкә авылы урнашкан.

1704 елда, архивларда сакланган документларда беренче мәртәбә авыл исеме телгә алынган вакытта, Чәйкә авылы Чайкинды исеме астында теркәлгән. Ул 7 йортлы авыл булган. Тимербәк Чайкин, Толобай Чайкин, Алтынбай Русаев Чәйкәдә туган кешеләр, Кибай Байтирәков һәм Айсарка Дүметев Казан өязеннән килгән кешеләр, чирмеш Күзембай Чепаев һәм мулла Кангилде Бизигимов яшәгәннәр.

Чәйкә авылы халык саны ягыннан бик зур булмаса да, 18 гасыр бышыннан Ирин буе авылларының рухи-дини мәркәзенә әверелә. Моңарга иң беренче сәбәп булып авылга Агыйдел буенда урнашкан Байлар вулысыннан күчеп килгән Кангилде бабай сәбәп була. Аның бирегә күчеп килүенең сәбәбе – Русия мәмләкәтенең татарларны көчләп чукындыру сәясәтенә каршы көрәш оештыру. Ул авылның кырыннан аккан Ирин елгасының биек ярында куыш казып яши. Гөлмәрьям исемле ире улгән яшь хатынга өйләнә, гаилә корып, зур нәселгә нигез сала. Халык аның исемен зурлап жиде газизләр рәтенә керткән, аның турындагы легендалар буген дә телдән телгә күчеп яши.

Ул заман тәртибе буенча авыл халкына төрле салым-налоглар түләп торырга туры килә. 18 гасырда һәр йорт ясак түләгән. Авыл кешесе терлек караган, кырларда ашлык үстергән.

Бу жирләргә төрки кабиләләр 16 гасырларда килеп урнашканнар. Белгечләр безнең сөйләм телен ногай теленә якын диләр. Чыннан да Строгановлар крайның төнъягындагы биләмәләрен себер халкының hөҗүменнән ногайлардан торган армия белән саклаганнар дигән версия бар. Безнен якта әкәр (эт), кынжырыйк (сыер аягы тиресеннән тегелгән кышкы аяк киеме), толока (басу жирләре) кебек сүзләр кулланыла. Тагын керәшен татарларында гына булган «суйган да каплаган» дигән гыйбарә дә кулланыла. Крайның күпчелек халкы урыс булса да барлык географик терминнар, елга, күл, тау, авыл исемнәре дә төрки телдән алынган.

1747 елда үткәрелгән перепись материалларына караганда, Чәйкә авылында 36 хуҗалык исәпкә алынган һәм 36 ир-ат күрсәтелгән. Әле ул елда 58 яшьлек Кангильдин Сәгыйт, Токметев Кангилде һәм аның балалары күрсәтелгән.

1763 елны Чайка авылында халык санын алуны Кантуганов Яртыгул һәм Иринбаш вулысы йөзбашы Ямин Кунакбай оештыралар. Ул елда авылда 57 ир-ат һәм 49 хатын –кыз күрсәтелә.

1773 нче елларда Пугачев явы авыл аша уза. Чәйкә  авылы  халкы Емелька Пугачевны, аның мәшһүр командирларыннан Канзафар Усаевны, Салават Юлаевны, Иван Белобородовны, төрле корал белән коралланган меңнәрчә фетнәчеләрне үз күзләре белән күргән, аларның патшабикәгә каршы ялкынлы чыгышларын тыңлаган.

19 гасыр тарихта авыл халкы тиз үсү, рухи дөньяны саклап калу өчен көрәш белән билгеле. 1816 елда авылда 116 ир-ат, 138 хатын-кыз, җәмгысы 254 кеше яши. 1795 елдан бирле авылда 15 бала туган, бирегә икенче вулыслардан ике кеше күчеп килгән, 6 кеше үлгән, 9 егетне рекрут итеп солдатка алганнар.

19 гасырның 1 нче яртысында авылда мәчет салына. Аны салдыручы Кәлимулла мулла була. Мәчетнең манарасын 1936 нчы елда кисеп төшерәләр, сутеп колхозга ферма итеп коралар. Авылның беренче мулласы Сәлих Токмурзин булган.

1834 елның март аенда чираттагы халык санын исәпләү үткәрелә. Ул елда авылда 46 хуҗалык булганы билгеле. Авыл кешеләре арасында Биккулов, Акбаев, Сагитов, Маликов, Токмурзин, Атнабаев, Сарманаев фамилияләре бар. 19 нчы гасырларда Чәйкә hәм аның тирә-як авылларда Татарстанның Теләче-Томак төбәгеннән тегучеләр килеп төпләнәләр. Халык аларны казанлылар дип йөрткәннәр. Гаффар бабайның ул-кызлары: Борhан, Хәйрулла, Галәветдин, Сәфиулла, Камилә, Мәликәләр авыл халкына барлык төр әйберләр тегеп киендереп тордылар. Зур нәселләре хәзер бөтен районга таралып яши. Үзләрен тәртипле, эшчән халык итеп таныттылар.

Чәйкә авылыннан рус-төрек сугышында катнашучылар да була. Георгий тәресенә лаеклы Фазлый Мухаматуллин бар. Шулай ук Мөхәмәтхан Мөхәмәдьяр улы һәм Гайнетдинов Вахит сугыштан шундый тәре белән кайталар.

20 гасыр – авыл халкына зур фаҗига алып килгән чор. Гасыр башында шактый проблемалар булуга карамастан, тормыш җайланганга күрә, авылда халык саны бик тиз үсә. 1906 елны авылда 154 хуҗалыкта 427 ир-ат, 377 хатын-кыз, барысы бергә 804 кеше саналса, ике елдан, 1908 елда, 174 хуҗалыкта 483 ир-ат, 427 хатын-кыз, җәмгысы 910 кеше исәпкә алынган. Димәк, ике ел эчендә авылда 20 яңа хуҗалык өстәлә, халык та 106 кешегә арта. Мондый күрсәткечләр 20 гасыр тарихында башкача күзәтелми.

Гасыр башында юлларны төзәтү буенча шактый эшләр эшләнә. Осадан Аспа, Чәйкә, Медянка, Орда аша Күңгергә юл төзелә. Бу юлны рәтләгән вакытта Чәйкәдән ерак түгел, Ирин елгасы аша таш күпер салына. Хәзер ул күпер файдаланылмый, чөнки аклар гражданнар сугышы вакытында ул күперне шартлаталар һәм юл яңа таш күпер аша салынган.

1914 елның августында беренче бөтендөнья сугышы башлана, авылдан сугышка ирләрне алып китәләр. Ул сугышта үлүчеләр Фазлыев Нурихан, Габидуллин Кәлимулла. Фәтхуллин Әҗмехан һәм Зиалтдинов Шәрхмулла да беренче герман сугышында катнашып, пленнан качып кайталар.

Чәйкә тирәсенә кызыл гаскәрләр 1918 елның сентябрь аенда килеп чыгалар. Болар Ырынбур казаклары, легендар кызыл комдив Василий Блюхер дивизиясенә кергән Верхнеуральский казачий полк була Ул полк Уински заводына урнаштырыла. Әлбәттә, алар тирә-яктагы татар авылларын да тикшереп торалар. Рахметов Мөнип чигенеп баручы Азин дивизиясенә кушылып, гражданнар сугышында катнашкан, авылның беренче коммунисты, соловки лагерында “халык дошманы” исемен йөрткән, үз чорының бик гыйлем иясе булып, колхозлар оештыручылардан 1901 елда туып 1952 елда церроз авыруыннан улде. Ул Пушкинның  романсларын гитара чиртеп башкарырга яраткан, рус телен камил белгән, күрше Суда авылында укыган.

Кызыллар белән Габделбәров Бавый да обозда китә һәм сугыш беткәч кенә әйләнеп кайта. Гражданнар сугышы елларында авылдан Кызыл Армия сафында Тавабилов Нурый хезмәт итә, аны 1968 елда гына “За отвагу” медале белән бүләклиләр.

1920-1930 нчы еллар совет мәгариф системасы зур яңалыклар кичергән иң кызык чорларның берсе. Ул елларда башлангыч белем бирүне дини мәктәпләрдә ике төрле булуы белән аерылып тора: искечә, ягъни кадимчә һәм яңача – җәдитчә укыту. Искечә укытуны Сәләхетдинов Әхмәтгали мулла үз йортының аскы катында алып бара. Ә җәдитчә укыту Күчтәнти авылыннан килгән Хәбибрахман мулла оештыра.

 Мәчет каршында мәктәп эшләгән. Мәктәпне тамамлаучылар белем өстәу өчен курше Барда районы Танып мәдрәсәсенә барып 6-7 ай укып кайтканнар, шундыйлар арасында бердәнбер кыз бала Зиалтдинова Нурия Шаймурат кызы дә булган. Нәкый мулла улы Мөхәммәт Атнабаев Сарапул тирәсендәге Иж-бубый мәдрәсәсен тәмамлап революциядән соң жәдитчә укытуга күчкән. Тройцк уку йортларын тәмамлап Ахматгали мулла улы Насыйров Сәгыйт Күңгер гимназиясендә укытучылык итә, ә бертуган апасы Нурия Насыйрова кызы Сәкинә дә Атнабаев Мөхәммәт белән берлектә Чәйкә башлангыч мәктәбендә мөгәллимә булып тора.

Совет чорында 1927-1929 елларда мәктәптә 5 класс булса, 1929-1930 уку елында башлангыч мәктәп кенә булып 4 класс кала. Бу елларны мәктәптә мөгаллим булып Мортазин Мосабик, Арсланова Сәйдә, Камалова Ркыя, Тавабилова Хөсниҗамал эшлиләр. Мәктәп тирә - яктагы татар балалары өчен бердәнбер белем учагы булган. Барлык фәннәр дә татарча укытылган. 1935 елны 7 класслы мәктәп булып эшли. Җиде еллык районда бер генә татар мәктәбе булганлыктан, тирә-яктагы авыллардан татар балалары биредә белем-тәрбия алалар. Чәйкә Ирин буе авылларының мәгърифәт мәркәзенә әйләнә һәм ул шушы исемне хәзерге көнгә кадәр саклый. 1936-1939 елларны Чайка мәктәбендә Якупов Бәхти, Нигамаев Шәйхуш, Асанов Нурулла, Габделбәров Шагаиф, Муллануров Гыйлфан, Садрисламов Салих, Гайнуллин Сәгыйть, Шәрипов Салих, Фәхриева Гарифә, Сафина Җәмилә, Закирова Рәисә, Яров Гафи, Абдуллин Нургали, Әрмәншин Мөҗип укыту-тәрбия эшен заманча башкаралар. Бу мөһим эшләрне 1938-1941 елларда мәктәп директоры булып югары белемле бернче тарих укытучысы Мөхәррәмов Әхәт оештыра. Ул сугышка узе теләп китә һәм хәбәрсез югала.

Утызынчы елларда үзешчән артистлардан Муллаҗанова Әҗменурны, Сафина Гыйлменурны, Сафина Мәсхүдәне, Минхәйдәрова Хәнияне, Иштирәктән Җәмилә апаны, Асанов Нурулланы, Абдуллин Нургалине күрсәтеп булыр иде. Галиябану спектаклен авылдашлар бигрәк җылы каршылый. Ул елларда колхозларда була торган кимчелекләрне тәнкыйтьләп, алдынгыларны мактау өчен агитконцерт формалары килеп чыга. Шундый концертларда Мулланурова Хәзинә, Хәлилова Сәмәрия, Шәйхисламова Сара, Сафин Мирсаиф чыгышлары бигрәк уңышлы була.

1958 елда 8-9 класслар ачылып, 1959 елда инде урта мәктәп булып китә. Сугышка кадәр безнең мәктәптә Хәтип Госман булып киткән, аның туган авылы Сулмаш - бездән 70 км да гына.

1928 нчы елда Чәйкәдә «Очкын» - «Искра» исемле кооператив төзелә, соңыннан ул «Кызыл сукачы»- («Красный пахарь»), «Красная Чайка», «Чайка» исемле колхоз дип йөртелде, ә буген ООО «Чайка» ширкате булып яши.   Суда сельпосына караган кибет эшләде. Сугышка чаклы балта, керәк саплары, чабата житештеруче проматель булган, халык иген-игеп, мал асрап көн күргән.

1930 елны беренчеләрдән булып Нәкый мулла репрессиягә эләгә. Аны колхозга бушлай тегермәнен тапшыру да коткара алмый.

 Авылның иң зыялы, авторитетлы, тормышны алып бара белгән иң күркәм кешеләре репрессия корбаннары була. Менә алар: Атнабаев Мөхәммәт, Абдулова Шәмсекай, Әхмәдиев Вафый, Әхмәдиев Гыйламша, Вафиев Сәләхетдин, Ислаев Шайхислам, Мурсалимов Коләхмәт, Әхмәдиев Шәрәфетдин, Рахметов Мөнип, Сафин Саим, Сәләхетдинов Әхмәтгали, Сәләхетдинова Гыйлембаян, Сәйфуллина Мәгърифә, Емельянов Ф. Г., Мөхәммәдьяров Мөхәммәтьяр, Мөхәммәдьярова Нәзифә, Нәкиев Мөхәмәтдин, Шайхаттарова Кәшифә, Шарифуллин Хәким.

Мөхәммәтьяр һәм Нәзифәләр авыл советы карары нигезендә, димәк формаль яктан авыл кешеләре карары буенча, авылдан куылалар. Аларның ике йорты,молотилка, сортировка, икешәр аты һәм сыерлары колхозга алына. Ике катлы йортта авыл советы, почта, изба-читальня урнаша; икенче йорт Хатмуллин Кәримгә бирелә.

Нәкый мулла йортын бозып клуб ачыла, 1955 елда изба-читальня китапханә итеп узгәртелә. Соңгы избач Магасумов Гаптрафик Бөек Ватан сугышында катнашучы буген дә исән эле. Беренче китапханәче Бухаров Ислай Мәгәсум улы озак еллар шул өлкәдә хезмәт итеп 1982 елда бакыйлыкка кучте, белеме белән укытучы иде.

Бөек Ватан сугышында 200 дән артык авылдашлар катнашты, шуларның яртысы сугыш кырларында ятып калганнар. Бер авылдашка югалтуларсыз Днепрны кичкән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Сибагатуллин Лутфулла Сибай улы 1912 елның 15 мартында Чәйкә авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Башта дини белем, аннары Уинскида, Йанапайда, Чәйкадә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уразмәт авылында избач булып эшли. 1928-1931 елларда Свердловскида татар-башкортлар өчен ачылган педагогик техникумда укып мөгаллим була. Чайка мәктәбендә, Пермь шәhәрендәге унынчы номерлы мәктәптә укытучы булып эшли. Аннан гаиләсе белән Узбәкстанга кучеп китә, анда да мөгаллим булып эшли.

1937 елда солдатка алалар. Укымышлы Лутфулла Витебски шәhәрендә урысча белмәгән, кавалериядә хезмәткә алынган татар, башкорт, казах, узбәк, кыргыз егетләрне урыс теленә өйрәтә. Фин сугышында ул взвод командиры булып катнаша. Узәкне өзәрлек салкын кышта финнәр белән сугышу жиңел булмаган. Лутфулла биредә авыр яралана. Госпитальдә яраларын төзәтеп Узбәкстанга семьясы янына кече политрук булып ялга кайта. Тик ул биредә күп ял итеп тора алмый – сугыш башлана. Ош шәhәрендә курсларда әзерләнеп, вакытыннан элек экзаменнар тапшырып, панфиловчылар дивизиясен алмаштыру өчен Мәскәү тирәсенә килеп сугышларда катнаша. Орел өлкәсендә 1943 елда Ливны шәhәре өчен барган дәhшәтле сугышларда башы яралана. Фронтта ул 3 мәртәбә контузияләнә hәм 4 мәртәбә яралана.

Ботальон командирының политчасть буенча урынбасары булган Сибагатуллин Лутфулла Белоруссия өчен сугышларда батырлык күрсәтә. Лутфулла житәкчелегендәге бер төркем сугышчылар 1943 елның 23 сентябрь төнендә, дошман атып торуга карамастан, Днепр елгасының уң ягына кичеп, Югары Жоры исемле авыл кырында кечкенә генә урында төпләнеп калалар. Биредән якындагы хуторга hөҗүм оештырып, немецларның пулемет куелган автомашинасын юкка чыгаралар, боеприпаслары булган ике складны кулга төшерәләр. Шушы сугышларда батырлыгы өчен Лутфулла абый  Советлар Союзы Герое дәрәжәсенә лаек була.

1945 елның 9 маенда авылга жиңу хәбәре кинәт килеп төшә. Авыл халкы язгы чәчүдә тырышып эшләгән вакыт. Гатина Сара апа хатирәләренә караганда, Икекул кашта аш пешергән вакытта сөенечле хәбәр алына. Кырда эшләучеләргә аш пешергән кызлар, башкалар шикелле ук, сөенечтән кочаклашалар, елашалар, көлешәләр.

Хәзерге көндә 3 сугыш ветераны исән: Айсин Муса, Магасумов Гаптрафик, Хузин Гакрама.

Авыл халкы Ватан сугышы елларында чын мәгънәсендә эштә дә, фронтта да зур батырлык, түземлек күрсәтеп, жиңу яулауга үз өлешен кертә.

Ватан сугышы жиңу белән тәмамланса да авылда тормыш тиз генә жиңеләйми. Колхоз Рахметов Мөнип житәкчелегендә район куләмендә алдынгы хужалыклардан санала, хөкумәт алдында булган бурычларны утәргә тырыша. Аннан соң колхоз рәисе итеп Әрмәншин Бәйрәм сайлана. 1946 елда сугыш елларында армый-талмый эшләгән 193 кешегә «За доблестный труд в Великой отечественной войне 1941-1945 гг.» дигән медаль тапшырыла. Алар арасында Шайхисламова Жәмилә, Әхмәтов Гакрәмә, Әхмәтжанова Хөбби, Абзалов Хәмис, Әрмәншин Нәкыйп, Бабыев Мифтах, Баязова Таирә, Ислаева Фарига, Исапова Хатимә, Минхайдарова Нәгыймә, Хәйретдинова Талибә, Харасова Фаика, Юнысова Әдия hәм башкалар.

Халык тормышын үзешчән артистлар да бераз ямьләндерә. Ислаев Гайса җитәкчеларе узешчән сәнгатъ коллективы районда беренче урынны яулый, Ирин буе авылларында еш концертлар күрсәтә. Җәен болында, кышын клубта яшьләр рәхәтләнеп “Общий круг” бииләр.

1948 елда Чәйкәдә 223 хуҗалык исәпләнә, колхозның барлык биләмәсе 3102 гектар, шуның сөрү җире 1406 гектар булса, печән чаба торган болынлыклар 621 гектар исәпләнә. Авылда бөтен эшне диярлек ат белән башкаралар. Атларны карауга ветработник Хаҗиев Сәләхи зур өлеш кертә, яхшы нәтиҗәләре өчен ул почет грамоталары һәм дипломнар белән буләкләнә. 1949 елны элек мәктәп директоры булып эшләгән Шәйхәттәрова Камәрия “За трудовую доблесть”дигән медаль белән бүләкләнә.

!950 елны “Ирень”, “Чапаев”, “Кызыл Чайка” колхозларын берләштереп, яңа “Кызыл Чайка” колхозы оештырыла. Берләштерелгән хуҗалык җитәкчесе итеп Хатмуллин Таип сайлана.

Берләштерелгән колхозда эшләр вакытында эшләнә, җирләр эшкәртелә, чәчелә, урыла, хөкүмәткә ашлык тапшырыла. Ләбиб  Бурһанов бригадасы, ат белән сөрүдә Әхмәтнуров Суфияр, Фатыков Нәсиб, Хамдуллин Габделҗан, уракта Гарипова Сабирә, Гарипова Назимә, Хазипова Ваһибану, ат белән уруда Гаязов Наил тырышып эшлиләр. Колхозның уңай хезмәт күрсәткечләрен искә алып, Хатмуллин Таип Почет грамотасы белән бүләкләнә.

1952 елнын 25 октябрендә Чәйкә авылында яңа клуб бинасы төзелеп бетә. Авылда яңа клуб ачылу үзешчән сәнгать белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр ача. Сәнгать сөючеләр авыл сәхнәсендә концерт-тамашалар, татарча төрле спектакльләр күрсәтеп халыкны сөендерәләр. Артистлар арасында – Минсадырова Гандәлифә, Маликов Хөрмәт, Габдулханов Гаптрафик, Муктасимов Нариман, Тавабилов Дамир, Шаһинурова Фәйхүнә, Закирова Фәризә, Хатмуллин Зөфәр, Хасанов Мөдәррис.

1959 елны “Кызыл Чәйкә”, “Крупская”, “1-Май” колхозчыларының берләштерелгән җыелышы үткәрелә. Җыелышта колхозларны берләштеру, зурайтылган яңа “Крупская” колхозы оештыру турында карар кабул ителә. Хуҗалыкның үзәге итеп Сүдә билгеләнә. Чәйкә авылы Сүдә авыл советына күчерелә.

Социалистик хезмәт геройлары булмаса да, хөкүмәт бүләкләренә лаеклы авылдашларыбыз бар. Югары белемле дистә еллар колхоз рәисе югарыда күрсәтелгән Гаффар бабай оныгы Абзалов Рафил Абзалтдин улы 1970 елларда “Хезмәт кызыл байрагы”  ордены белән буләкләнде. Шундый ук орден Вәлиева Тахримәгә бирелде. 1986 елны авыл советы председателе Хатмуллин Таип “Халыклар Дуслыгы” ордены, Рәхметова Фәния, Айсин Муса, Амисартдинов Филарит “Почет билгесе” ордены, Хәкимова Әлфия “За трудовое отличие” медале белән буләкләнәр. Йогышлы трахома авыруын җиңүдә катнашкан медсестра Маликова Нәкыйбә Сәләхи кызы РСФСР сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасына лаеклы булды. Бертуганнар Хәниф Маликов армиядә тырыш хезмәте өчен, энесе Тәгалим чирәм җирләрен күтәрүдә катнашканы өчен, Рахметова Гөлфиягә колхозның комсомол оешмасы эшендә югары казанышлары өчен ЦК ВЛКСМ Почет грамоталарына лаек булдылар. Авылдашыбыз Мидхәт Магасумов Киев юридик академиясен кызыл диплом белән тәмамлап Донецк шәһәрендә милиция мәктәбен җитәкләп подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде, африка илләре өчен милиция белгечләрен әзерләде. Зарыева Р. А. Һәм Ярова Р. Е. “За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения” медале, Сабирҗанов Н. Ш. “За заслуги в культуре” белән бүләкләнделәр.

1970 елларда урындагы хәкимият чакыруы белән бездә бер төркем язучылар, музыка белгечләре Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Эльс Гаделев, Фасил Әхмәтов, Айрат Арсланов, Илсөяр Ихсанова, Рафис Корбан, Зиннур Мансуров, Кирам Сатиев,  пианистка Әхмәтова, экспедиция белән Нил Юзеев булып киттеләр. Якташыбыз Рәшит Ягафәров та  мәктәптә еш була иде. Казан артистлары Әлфия Афзалова, Таһир Якупов, Зөфәр Хәйретдинов, Алмаз Хәмзин, Закир Шахбан, Хәмдүнә Тимергалиева чыгышларын халык аеруча яратып карый иде. Соңгы елларда Казаннан Кәрим Тинчурин театры “Өзелгән беләзек” спектаклен алып килде. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар “Без авыл малайлары” дигән программасы белән чыгыш ясадылар.

1993 елда, директор Хатмуллина Гүзәлия Нурулла кызы җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, Пермь өлкәсендә татар мәктәпләреннән беренче булып, уку-тәрбия процессын гуманитарлаштыру темасы буенча эксперимент башлый. Мәктәп директоры Г.Н. Хатмуллина Казанда, 5нче гимназиядә уткәрелгән фәнни-практик конференциядә катнаша, анда уңышлы чыгыш ясый, бик күп файдалы идеяләр белән хыялланып кайта. Шул эксперименттан файдаланып, укучылар бик күп галимнәр, язучылар, артистлар, композиторлар белән очрашалар. Чәйкә тарихын язу идеясе  шушы эксперимент барган вакытта барлыкка килә. Ул китапны якташыбыз Файзылхак Ислаев язды. Чәйкә авылыннан 20 чакрым ераклыкта Уразмет – Яңабирде авылында туып ускән кеше.  Китап язуда зур булышлык курсәткән кешеләр: Нәҗипова Алия Нәҗип кызы һәм Хатмуллина Гүзәлия Нурулла кызы. Нәҗипова Алия Нәҗип кызы – авылның аяклы энциклопедиясе исемен йөртә, туган якның тарихын белүче кеше, авылдашларның нәсел агачын төзү белән шөгелләнә. Пенсиядәге югары белемле библиотекарь. Чәйкдә 1940 елда туган. Мәктәп һәм авыл китапхәнәләрендә эшләде. Хатмуллина Гүзәлия Нурулла кызы күп еллар мәктәп директоры, авылыбызның тарихы, кешеләре турында материаллар сакланган мәктәп музее эшләрен, хатын-кызлар оешмасын алып бара. Ул җитәкләгән театр түгәрәге районда дипломнар белән бүләкләнә.

Хәзерге көндә җирле авыл хакимият башлыгы булып Зарыев Данис Хаким улы эшли.

Мәктәптә махсус югары белемле, үз эшләре өчен янып торган укытучылар укыта. Мәктәптә милли көрәш түгәрәге уңышлы эшли; яшь көрәшчеләр Пермь, Уфа, Казан шәһәрләрендә призлы урыннар яулыйлар. Милли көрәшне Ислаев Рафил Гайса улы алып бара. 

Авылда бала карый торган балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә һәм мәдәният йорты эшләп килә.

Мәдәният йортында артистлар өчен милли костюмнар тегелә, музыкаль аппаратлар алына. Биредә матур-матур кичәләр, милли  бәйрәмнәр уткәрү традициясе дәвам ителә.  Сәнгать түгәрәкләреннән аеруча хор “Былбылым”, “Чишмә” вокаль төркеме, “Яшьлек” бию төркеме яхшы эшләп килә. Хор һәм вокаль төркеме район һәм край  күләмендәге бик күп фестивальләр дипломантлары.

 “Чайка” авыл хуҗалыгы оешмасын Зарыева Рая Андрюшевна җитәкли. Кырларда бөртекле ашлык игелә, мөгезле эре хайваннар үстерелә. Хуҗалыкта елына бер сыердан 4197 кг сөт савыла. Савымчылар арасында үткәрелгән край конкурсларында савымчыбыз Айтуган Мухаметова алдынгы урыннарны яулап ала.

Мавыктыргыч Чайка авыл тарихы менә шундый. 300 елдан артык тарихы булган авылда төрле вакыйгалар булган, алар арасында шатлыклары да, аянычлылары да җитәрлек.

                               Ф. Ислаевның “Чәйкә мәркәзе китабыннан”.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Site Map | Printable View | © 2008 - 2019 Чайкинская библиотека Уинского района Пермского края | Powered by mojoPortal | HTML 5 | CSS | Design by arcsin